Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия һәм Көньяк Осетия җитәкчеләре Венесуела президенты белән очрашты


Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетия җитәкчеләре Каракаста Венесуела президенты Уго Чавес белән очрашты.

Чавес сепаратист Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш һәм Көньяк Осетия җитәкчесе Эдуард Какойты белән үзара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшүен белдерде.

Чавес шулай ук Латин Америкасындагы башка илләрне, шул исәптән Парагвай, Уругвай, Куба, Боливия, Эквадор, Бразилия һәм Аргентинаны да Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт дип танырга чакырачагын әйтте.

Венесуела аларның бәйсезлеген таныган 4 илнең берсе. Калган илләр – Русия, Никарагуа һәм Тын океандагы кечкенә утрау дәүләт Науру.

Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген тану 2008нең августында Русия белән Грузия арасындагы сугыштан соң башланды.
XS
SM
MD
LG