Accessibility links

Кайнар хәбәр

Wikileaks хуҗасы Әфганстанда сугыш җинаятьләре булу мөмкинлеге турында әйтә


Әфган сугышына кагылышлы 90 меңнән артык яшерен документны киң җәмәгатьчелеккә чыгарган Wikileaks интернет сәхифәсе хуҗасы Дҗулиан Ассанҗ бу документларда Әфганстандагы тыныч халыкка каршы сугыш җинаятьләре кылынуга дәлилләр булырга охшый диде.

Ассанҗ моны документларны киңкүләм мәгълумат чараларына тапшырганнан соң бүген Лондонда матбугат очрашуында әйтте.

НАТО, АКШ, Британия һәм Пакстан барысы да бу документларның җәмәгатьчелеккә чыгарылуын хөкем итте.

АКШның дәүләт иминлеге киңәшчесе Дҗеймс Дҗонс бу гамәл кешеләрнең гомерен һәм дәүләт иминлеген куркыныч астына куя ала диде.

Ул документларда Әфганстанда тыныч кешеләрнең үтерелүе турында моңарчы җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган мәгълуматлар китерелә һәм АКШ махсус көчләренең Талибан җитәкчеләренә каршы яшерен чаралары турында сөйләнә.
XS
SM
MD
LG