Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге янгыннарда үлгәннәр саны 48гә җитте


Русиядә июнь ае урталарыннан бирле дәвам иткән челлә сәбәпле чыккан урман янгыннарында үлгәннәр саны 48гә җитте.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ясаган белдерүдә, соңгы 24 сәгатьтә 403 яңа янгын очрагы теркәлевен белдерде. Cоңгы бер көндә Мәскәү, Түбән Новгород, Воронеж, Рязань һәм Ивановода сигез кешенең мәете табылган

Икенче яктан Русия президенты Дмитрий Медведев, янгынның Мәскәүнең көнягындагы хәрби базага таралуын туктата алмаган өчен югары дәрәҗәле ике диңгез хәрбиен кисәтте һәм кайберләрен вазыйфадан алды.

Шул ук вакытта Мәскәү тирәсендәге янгыннар сәбәпле кичәдән бирле шәһәр күген томан каплаган.

Белгечләр томанлы һавада халыкка битлек кияргә киңәш итә.
XS
SM
MD
LG