Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Пакстандагы су ташулардан 4 миллионнан артык кеше зыян күрде


Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) Пакстанда соңгы 80 елда булган иң зур табигый фаҗигадә хәзергәчә 4 миллион кешенең зыян күрүен әйтте.

БМОның Пакстандагы һуманитар ярдәмнәр бюросы башлыгы Мануэл Бесслер ясаган белдерүендә, илдә көчле муссон яңгырлары сәбәпле барлыкка килгән су ташулардан 4 миллионнан артык кешенең зыян күрүен әйтте.

Пакстанның зур бер афәт белән көрәшүен әйткән Бесслер, муссон яңгырлары фасылының әле Август ае ахырында гына бетүе сәбәпле, вәзгыятьнең тагында начарая алачагын, моның борчылуны тагын да арттыруын белдерде.
XS
SM
MD
LG