Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарык Газиз: "АКШ Гыйракны җанварлар кулына калдырмасын"


Британиянең The Guardian газетасына әңгәмә биргән Гыйракның элекке премьер урынбасары Тарык Газиз фикеренчә, АКШ үз хәрбиләрен Гыйракта калдырырга тиеш. АКШ хәрбиләре чигенсә ил "җанварлар" кулында калачак.

Хәзергә вакытта төрмәдә булган Саддамның элекке ярдәмчеләреннән Газиз, соңгы 7 елда беренче тапкыр бер мәгълүмат чарасына әңгәмә бирде. Ул кешелеккә каршы җинаять кылу гаебе белән 7 ел элек кулга алынган һәм төрмәгә хөкем ителгән иде.

Газиз фикеренче Гыйрактагы соңгы вазгыять, сугыштан элекке хәлдән күпкә начаррак.

Бер ничә көн элек АКШ президенты Барак Обама августның ахырына кадәр АКШ хәрбиләренең Гыйрактан чигенәчәген белдергән иде. Багдад белән килешү буенча Гыйракта бик аз АКШ хәрби калачак һәм алар җирле полициягә күнегүләр үткәрү белән шoгелләнәчәк.

Багдад хакимияте узган шимбә көнне ясаган белдерүдә июль аенда һөҗүмнәрдә 535 кешенең үлүен әйтте. Аларның 369ы гади халыктан булган.

Тарик Газиз, әңгәмәсендә "Саддам Гыйракны 30 елда төзегән иде ләкин ул хәзер җимерелгән вазгыятьтә. Аурыган, ачлык белән көрәшкән халыкларның саны хәзер элеккедән күбрәк. Халыкка хезмәт килеп җитми, һәр көн дистәләгән кеше һәлак була", ди.
XS
SM
MD
LG