Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Грузия низагы башлануга 2 ел тулды


Тифлис – Русия белән Грузия арасындагы кораллы низаг башлануга бүген 2 ел тулды.

2008 елның 7 август төнендә Грузия көчләре Цхинвали шәһәрен утка тотты һәм Көньяк Осетиянең кайбер төбәкләренә гаскәр кертте. Грузия җитәкчеләре ул чакта моны “конституция тәртибен урнаштыру” гамәле дип аңлатты.

Икенче көнгә Русия гаскәрләре Көньяк Осетиягә басып керде, Русия очкычлары Грузия җирләренә һөҗүм итте.

Бер атна эчендә Русия гаскәрләре Грузия көчләрен тар-мар итте. Соңрак Мәскәү Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныды.
XS
SM
MD
LG