Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда парламент сайлавы 10 октябрьгә билгеләнде


Кыргызыстан парламентына сайлау 10 октябрь көнне узачак. Бу турыда ил президенты Роза Отунбаева хәбәр итте.

Моңарчы хакимият сайлау көнен билгеләмәгән иде, чөнки илнең көньягында тыныч түгел: үзбәкләр белән кыргызлар арасында каршылыклар булып алды, йөзләгән кеше һәлак булды.

Бүгеннән башлап Кыргызыстан хакимияте илнең көньягында гадәттән тыш хәлне һәм комендант сәгатен бетерү карарына килде.
XS
SM
MD
LG