Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил үзенә яңа беректәш эзли


Бүген Израил премьеры Беньямин Нетеньяһу Афина сәфәрен башлый. Очрашулар вакытында ике ил арасында сәүдә һәм саклану өлкәсендә хезмәттәшлек булдыру мәсьәләсе каралачак.

Греция башлыгы Израилне июль аенда зиярәт иткән иде. Икътисади кризис сәбәпле авырлыклар кичергән Греция яңа инвестицияләр җәлеп итәргә тырышса, Израил Урта диңгездә хәрби өлкәдә хезмәттәшлек өчен яңа беректәш ил эзли.

Мәгълүм булганча, Газзә көймәсенә булган һөҗүм сәбәпле, Израилнең Төркия белән арасы суыну нәтиҗәдә, биредәге хәрби күнегүләр тәмам туктап калган иде.
XS
SM
MD
LG