Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда булган соңгы убылмада 67 кеше югалды


Көчле яңгырлар дәвам иткән Кытайның көнбатышында җир убылулары дәвам итә. Илнең көньяк көнчыгышында иртә белән булган убылмада 67 кеше югалды, 7 кеше яраланды.

Дәүләт мәгълүмат чарасы көньяк көнбатыш вилаятендә булган убылу нәтиҗәсендә электр һәм телефон хезмәтенең өзелүен, күперләрнең җимерелүен хәбәр итә. Нуҗиан елгасындагы су биеклегенең 6 метрга күтәрелүе белдерелә.

Шул ук Пулади районында 26 августта булган убылмада 11 кеше һәлак булган иде.

Кытайның көнбатышындагы Гансу вилаятендә хөкем сөргән көчле яңгырлар сәбәпле булган ташуларда үлгәннәр саны 270гә җитте. Күп санда кеше белән элемтә өзелде.
XS
SM
MD
LG