Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда табигый фаҗигадә үлгәннәр саны 4 меңгә җитте


Кытай яңа ташуларга дучар. Июнь аеннан бирле туктамыйча дәвам иткән яңгырлар, Кытайның хәзер урта һәм көньяк төбәкләрен үз тәэсиренә алды.

Илнең төньягында меңләгән кеше ташуда зыян күргән төбәктән иминрәк җиргә күчерелде.Кытай цивиль саклану министрлыгы бик күп кешенең суда югалып үлүен, 127 мең кешенең исән коткарылуын белдерде.

Җомга көнне башлаган көчле яңгырлар сәбәпле төбәктәге өйләр су астында калды, электр һәм телефон хезмәте өзелде.

Кытайда айлардан бирле дәвам иткән яңгыр сәбәпле шулай ук убылмалар була. Кытайда булган су ташу һәм убылмада һәлак булганнар саны 4 мең кешегә җитте, миллионлаган кеше йортсыз калды.

Афәттә үлгәннәр санының арта алуына борчылган рәсмиләр, яңгырларнын әле дәвам итәчәге турында кисәтте.
XS
SM
MD
LG