Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайдагы очкыч казасында 42 кеше һәлак булды


Кытайның төньягында 96 юлчысы булган бер очкыч казага очрады. Фаҗигада 42 кеше үлде.

Һенан һава юллары очкычы Йичун шәһәрендә һава аланына төшкәндә юлдан тайпылып казага очрый һәм шунда ук яна башлый. Һава томанлы булган.

Янган очкычтан 54 юлчы хастаханәгә озатылды.

Кытайда соңгы елларда ил икътисадының үсүе белән йөзләгән яңа зур булмаган һава аланнары ачылды. Каза булган кече һава аланы да былтыр ачылган булган.
XS
SM
MD
LG