Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә помидор сугышында 100 тон помидор кулланылды


Испаниянең көнчыгышындагы Валенсия шәһәрендә һәр елны оештырылган помидор сугышында быел 100 тон помидор кулланылды.

1945 елдан бирле август аеның соңгы чәршәмбесендә оештырылган Ойя-де-Буньоль районындагы помидор сугышы өчен махсус әзерләнгән урамга 100 тон помидор китерелде. Күпчелеген яшьләр тәшкил иткән 40 мең кеше бер-берсенә помидор ыргытты. Җирле һәм чит ил туристларын районга җәлеп итү максатында оештырылган чара 1 сәгатькә сузылды. Фестивальдә катнашкан кешеләргә зыян килмәсен өчен помидорларны кулда сытып ыргыту гына рөхсәт ителә.

La Foia de Bunyol-дагы фестивальне оештыруда җаваплы шәһәр хакимияте әгъзасы Пилар Гарригэс, матбугат чараларына ясаган чыгышында, "помидор сугышы - икътисади кризиска каршы иң яхшы стресстан арыну чарасы" буларак атады. Уенда катнашу өчен ак күлмәк, иске аяк киеме һәм күзлек киеп килү шарт.

Шул ук вакытта иртә белән Әфганстандагы испан хәрбиләре бүлекчәсенә булган бәрелештә үтерелгән 2 испан хәрбие фестиваль башланыр алдыннан искә алынды.
XS
SM
MD
LG