Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Нью-Орлеанда Катрина давылының 5 еллыгын искә алды


АКШ президенты Барак Обама Луизиана штатындагы Нью-Орлеан шәһәр халкы белән очрашып, 2005 елда булган табигый фаҗигане искә алды. 5 ел элек булган Катрина давылы АКШта булган иң зур афәтләрнең берсе иде.

Барак Обама халыкның афәттән зыян күргән шәһәрне яңадан торгызуда күрсәткән тырышлыгын югары бәяләп, шәһәргә өстәмә ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

2005 елның 29 августында булган Катрина давылы нәтиҗәсендә кимендә 500 кеше һәлак булган, ярым миллион кеше башка урыннарга күчерелгән иде. Нью-Орлеан шәһәренең 80% су астында калган иде.
XS
SM
MD
LG