Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин оппозиция тарафдарларын көч куллану турында кисәтте


Русия премьер-министры Владимир Путин оппозиция тарафдарларын кисәтеп, милициянең рөхсәтсез каршылык чараларында көч куллана алачагын әйтте.

Русиянең "Коммерсант" газетына биргән әңгәмәсендә Путин, җирле хакимияттән чаралар уздырырга рөхсәт алмыйча, чара оештырган кешеләрнең "милиция таягына эләгәчәген" әйтте. Милиция башкалада хакимияткә каршы булган процессларны көч белән тарата. Активистлар исә, кешеләрнең бергә җыелуны конституциядә язылган ватандаш хокукы булуын, белдереп килә.

Путин "Kоммерсант" газетына ясаган чыгышында, 2012 елда булачак президент сайлавында яңадан президент намзәте буларак чыга алачагы турында да әйтте.

Владимир Путин 2000 елдан 2008 елга кадәр Русия президенты вазыйфасын башкарган иде. Русия кануннары нигезендә бер намзәт 3 мөддәткә президентлыкка сайлана алмый. Шул уңайдан, Путин президент вазыйфасын 2008 елда Дмитрий Медведевка тапшырып, үзе премьер-министр булды. Шуңа күрә Путин 2012 елгы сайлауда президент намзәтe буларак катнаша ала.
XS
SM
MD
LG