Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә такыр башлар концерт тамашачыларына һөҗүм итте


Русиянең көньяк үзәгендәге бер төбәктә оештырылган рок концертында тамашачылар арасына бәреп кергән дистәләгән такырбаш 11 тамашачыны яралады. Яралылар хастаханәгә озатылды.

Русия дәүләт хәбәр каналы Россия-24 вакыйгада 14 яшьлек бер кыз баланың үлүен белдерсә дә, Итар-тасс хәбәр агентлыгы һөҗүмдә үлүчеләр булмавын хәбәр итте.

Полиция һөҗүмне оештыруда шикләнелгән 15 кешене кулга алды. Һөҗүмнең сәбәбе әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG