Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан бирле Әфганстанда 484 НАТО хәрбие һәлак булды


НАТО хәрби идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген Әфганстанның көньягында булган талибан һөҗүмендә 8 НАТО хәрбие һәлак булды. Һөҗүм көньяк вилаятендә бер ничә урында булган. Шулай итеп, 2010 елның башыннан бирле һәлак булган НАТО хәрбиләр саны 484кә җитте. 2009 елда исә барлыгы 521 НАТО хәрбие вафат булган иде.

Күптән түгел НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, алдыбыздагы саммитта НАТОга әгъза илләрнең Әфганстанда киләсе елда иминлектәге җаваплыкны әкренләп әфган хакимиятенә тапшыру турында уртак фикергә киләчәгенә өмет баглавын белдерде.
XS
SM
MD
LG