Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан һәм Таулы Карабах ут ачуда бер-берсен гаепли


Азәрбайҗан һәм үзбилгеләнгән Таулы Карабах дүшәмбе көнне булган кораллы бәрелешләрдә бер-берсен гаепли.

Рәсми Бакы белдерүендә, Азәрбайҗан хәрбиләренә Карабах ягыннан һөҗүм булу әйтелә. Кара-каршы ут ачуда ике азәрбайҗан һәм өч карабах хәрбие үлгән, диелә.

Таулы Карабах саклану министрлыгы үзенең бер хәрбие яралануын һәм Азәрбайҗан ягыннан берничә кешенең үлүен хәбәр итә.

Карабах низагы белән бәйле соңгы кораллы бәрелеш 19 июнь көнне булган иде.
XS
SM
MD
LG