Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Умырзая” ансамбле хәрбиләргә концерт бүләк итте


Омскидагы 242 хәрби бүлек күптән түгел 50 еллыгын билгеләде. Бу уңайдан «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбленың концерты оештырылды..

Омcки шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте белән бу хәрби бүлек арасында күптән ныклы элемтә урнашкан. Моңа төп сәбәп булып, әлбәттә, анда күпләп татар һәм башкорт егетләренең хезмәт итүе тора.

Мохтарият каршында эшләүче «Умырзая» татар-башкорт үзешчән коллективы мөмкин булганча хәрби хезмәттәге милләттәшләренең күңелләрен күреп, туган телләрен, моңнарын ишеттереп торырга тырыша.

Соңгы мәртәбә «Умырзая» үзешчәннәре хәрбиләр алдында май аенда, икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган програм белән чыгыш ясаган иделәр.

Юбилейлары белән котлап «Умырзая» үзешчәннәре хәрбиләргә татар, башкорт җырларын, биюләрен бүләк итте, махсус өйрәнелгән берничә рус җырын да башкарды.

Тамаша залында татар һәм башкортлардан башка руслар һәм башка милләт вәкилләре күбрәк булса да, солдатлар һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Концерт барышында «Умырзая» кызлары солдатларга мохтарият идарәсе тарафыннан булдырылган сувенирлар таратты.

Концерттан соң татар-башкорт егетләре «Умырзая»га рәхмәтләрен белдерергә ашыкты.

Башкортстаннан, Самардан, Сембердән, Оренбур өлкәсеннән хезмәткә алынган егетләр Сембер өлкәсендә хезмәт итәләр, Омскига исә ике айлык өйрәнүләргә җибәрелгән. Алар авырлыклардан зарланмый, туган телдә аралашалар, бертавыштан, үз телебез кирәк, танышу да җиңелрәк, бер-беребезне җәберләүгә дә ирек куймыйбыз, диделәр.

Егетләр туган якларына сәламнәр юллап, хушлашты.
XS
SM
MD
LG