Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс әфган һәм НАТО җитәкчеләре белән Кабулда очраша


АКШ саклану министры Гейтс НАТО җитәкчесе генерал Давид Петраус һәм ил җитәкчесе Хамит Карзаи белән очрашу өчен Әфганстанга барды. Пентагон башлыгы сәфәре вакытында Әфганстанда хезмәт иткән АКШ хәрбиләрен дә зиярәт итәчәк.

АКШ саклану министры 2 сентябрьдә Гыйрактан Кабулга килде. Гейтс АКШ сугыш бүлекчәләренең Гыйрактан чыгуы уңаеннан оештырылган рәсми мөрәсимдә катнашу өчен Багдадка килгән иде.
XS
SM
MD
LG