Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда яңа һөҗүмдә 17 кеше үлде


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Лакки-Мәрвәт каласында полициягә булган һөҗүмдә 17 кеше һәлак булды һәм 40тан артыгы яраланды.

Үлгәннәрнең күбесе полиция хезмәткәрләре, әмма арасында берничә бала да бар.

Пакстанда узган бер атна эчендә инде өченче зур террор һөҗүме булды. Лаһор һәм Кветта шәһәрләрендә 100ләп кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG