Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радикаллар протестларга карамастан, Коръән китабын яндырачагын белдерә


Американың Флорида штатындагы 50 генә әгъзасы булган христиан радикалларының бер чиркәве АКШның үзендә һәм дөньяда каршылык арта баруга карамастан, 11 сентябрьдә 9 ел элек булган террор һөҗүмнәрен искә алу уңаеннан, Коръән китабын яндыру ниятеннән ваз кичмәячәген белдерде. Бу хәбәрдән соң АКШтан читтә хезмәт итүче американ хәрбиләренә янаулар башланды.

Сишәмбе көнне АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон чиркәүнең бу планнарын “хөрмәтсезлек” һәм “оятсызлык” дип атады.

Дәүләт департаментының матбугат вәкиле Кроули чиркәүнең бу планнарын “провокация” дип бәяләде.

АКШның христиан һәм яһүд дине руханилары чиркәүнең бу ниятен “чамадан тыш куркыныч адым” дип хөкем итте.

Флоридада урнашкан бу чиркәү башлыгы Терри Джоунс Коръән китапларын яндыру – радикал исламга җавап булачак, дигән иде.

Коръән китабын яндыру ихтималы турындагы сүзләрдән соң Әфганстан һәм Индонезиядә урам җыеннары узды.

Су басулардан зур зыян күргәннәргә ярдәм итәр өчен Пакстанга килгән Һолливуд йолдызы Анжелина Жоли журналистлар алдында американ чиркәвенең дини китапны яндыру ниятен кискен тәнкыйтьләп чыкты һәм АКШ хөкүмәтенең бу чиркәүгә ныграк басым ясау кирәклеге турында әйтте.
XS
SM
MD
LG