Accessibility links

Пакстанның элекке президенты яңа фирка оештыра


Пакстанның элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф яңа сәяси фирка оештыра.

Мөшәррәф әйтүенчә, “Бөтенпакстан мөселман лигасы” дип аталачак фирка 1 октябрьдән эшли башлаячак.

Лондонда яшәүче Мөшәррәф фиркане кайдан торып идарә итәчәген әйтмәде.

Пакстанга кайткан очракта аңа 1999 елгы хәрби түнәрелеш өчен мәхкамә яный.
XS
SM
MD
LG