Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда читтән идарә ителүче очкыч 11 кешене үтерде


Пакстанның төньягында, Әфганстан чигенә якын асаба җирләрендә АКШның читтән идарә ителүче очкычы һөҗүмендә тагын 11 кешенең үтерелүе хәбәр ителә.

Хәрбиләр һөҗүмнең Талибан һәм әл-Каидә сугышчылары сыенган Төньяк Вәзирстан виләятендәге Һаккани челтәре сугышчыларының ике ныгытмасына таң алдыннан булганлыгын белдерә.

Сишәмбе көнне читтән идарә ителүче очкычларның ике һөҗүмдә 15 кешене үтерүе хәбәр ителде. Аларның күпчелеге сугышчылар булган дип санала диелә.
XS
SM
MD
LG