Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта “меңъеллык максатларын” тикшерү башлана


БМОның Нью-Йорктагы баш фатирында 140лап ил президентлары һәм хөкүмәт башлыклары ярлылык һәм ачлык турында сөйләшер өчен җыела.

Өч көн барачак саммитта БМОда 10 ел элек кабул ителгән программаның тормышка ашырылуы тикшереләчәк. "Меңъеллык максатлары" дип исемләнгән программа 2015 елда тәмамлана. Аның төп максатлары – ярлылыкны бетерү, балаларның үлемен киметү, мәгариф дәрәҗәсен үстерү һәм ВИЧ чиренең таралуын туктату.

Чәршәмбе көнне саммит алдында АКШ президенты Барак Обама чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG