Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә татар киносы фестивале ачылды


Чиләбенең “Знамя” кинотеатрында 20-24 сентябрь көннәрендә татар киносы фестивале үтәчәк.

Шәһәр халкына Татарстан режиссерлары әсәрләре тәкъдим ителәчәк, шулай ук аларны иҗат итү тарихы турында мәгълүмат булачак.

Фестивальдә нәфис, документаль һәм мультфильмнар тәкъдим ителгән.

Бүген фестиваль кинотеатр каршында татар җырлары һәм биюләре белән ачылды. Бина эчендә тамашачылар милли кием һәм татар йорты күргәзмәсе белән танышып, татар ашларыннан авыз итте.

XS
SM
MD
LG