Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә пенсия яшен арттыруга каршы чара үтә


Франциядә хөкүмәтнең пенсия яшен арттыруга планнарына каршы чираттагы эш ташлау чарасы игълан ителде.

Транспорт һәм очышларның зур өлеше туктатылган. 7 сентябрь узган шундый чарада бер миллионнан артык кеше катнашты. Оештыручылар бүген каршылык чарасында тагын да күбрәк кешенең катнашуы көтелә, дип белдерде.

Протестларга карамастан, узган атнада президент Николя Саркози тәкъдим иткән әлеге канун өлнесе парламентның түбән пулатында хупланды. 5 октябрьдә пенсия яшен 60тан 62гә озайту турындагы канун өлгесе Сенатта каралачак.


XS
SM
MD
LG