Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 1991 ел фетнәсен оештыручы Геннадий Янаев вафат


Мәскәүдә 73 яшендә 1991 елның август фетнәсен оештыручыларның берсе булган Советлар Берлегенең вице-президенты Геннадий Янаев вафат булды. Табиплар аның үпкәсендә яман шеш авыруыннан үлгәнен хәбәр итте.

1991 елда фетнә бастырылганнан соң Янаев аны оештыручылар белән бергә кулга алынды. Берничә ел төрмәдә утырып аларның барысы да Дәүләт Думасының ярлыкау турындагы карары нигезендә иреккә чыгарылды.

Төрмәдән чыккач Советлар Берлегенең элекке вице-президенты укыту һәм иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнде.
XS
SM
MD
LG