Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда халыкара хәрби көчләрнең ике солдаты үлде


Әфганстанның көньягында НАТО хәрби көчләренең тагын ике солдаты үлде. Хәбәр итүләргә караганда, алар кулдан эшләнгән бомба шартлавы корбаны булган.

Шулай итеп халыкара хәрби көчләр быел инде 530 кешеләрен югалтты. Әфганстанда тугыз ел дәвам иткән террорга каршы чараларда НАТО халыкара көчләре быел иң күп югалтуларга дучар булды.
XS
SM
MD
LG