Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүт Аббас Парижда яһүд җәмгыяте җитәкчеләре белән очрашачак


Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Габбас бүген Парижга килде. Ул Израил-Фәләстин арасындагы тынычлык сөйләшүләрен дәвам итү максатларыннан җирле яһүд җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашулар уздырачак.

Дүшәмбе Габбасның Франция президенты Николя Саркози һәм премьер-министр Франсуа Фийон белән сөйләшүләре көтелә.
Элегрәк Фәләстин җитәкчесе Израил Иордан елгасының көнбатыш ярында яһүд мәхәлләләре төзелешенә кабат керешсә, күптән түгел торгызылган тынычлык сөйләшүләрен туктатачагын әйткән иде.

Әмма бүген “Әл-Хәят” гарәп газетасына биргән әңгәмәдә Габбас төн уртасы җитүгә, ягъни Израилнең төзелешләрне киңәйтүне тыйган карарының көченнән чыгуыннан соң ук сөйләшүләрне туктатмаячагын белдергән.

Израилнең Иордан елгасының көнбатыш ярында төзелешләрне туктату ун айлыгының вакыты бүген чыга. Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Израилдән әлеге кагыйдәне даими итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG