Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяху яһүд күченүчеләрен “сабырлык”ка чакырды


Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху Иордан елгасының Көнбатыш ярындагы яһүд күченүчеләрен “сабырлык күрсәтергә” чакырды. Яһүд мәхәлләләре төзелешен туктату турындагы карар бүген төн уртасында гамәлдән чыга.

Фәләстин башлыгы Мәхмүт Габбас төзелешләр дәвам итсә, тынычлык сөйләшүләреннән баш тартачагын белдергән иде, хәзер ул әлеге мәсьәләне 4 октябрь көнне гарәп илләре тышкы эшләр министрлары белән очрашу вакытында тикшерәчәген әйтә.

АКШ президенты Барак Обама һәм тынычлык урнаштыру арадашчылары элегрәк Израилне төзелешләрне яңартмаска чакырган иде.
XS
SM
MD
LG