Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт вәкиле Думага үтә алырмы?


Йөздән артык намзәт арасында Казан Думасындагы депутат урыны өчен милли хәрәкәт вәкиле Фәрит Зәкиев та көрәшә.

Фәрит Зәкиев Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы җитәкчесе урынбасары булса да, сайлауларга “Правое дело” фиркасе исеменнән бара. Аның милли мәсьәләгә үз карашы бар, әмма ул аңа басым ясарга җыенмый. Намзәт фикеренчә, җирле сайлауларда күбрәк торак-коммуналь, социаль проблемнар актуаль.

Фәрит Зәкиев сайлау алды кампаниясендә намзәтләр өчен шартларның тигез булмавына зарлана. Аның әйтүенчә, 37 мең кеше яшәгән 1нче Төньяк бер мандатлы бүлгесендә аңа ике генә мәктәптә сайлаучылар белән очрашырга мөмкинлекләр тудырылган. Барлыгы бу бүлгедә 16 сайлау урыны бар.

27 сентябрь көнне Зәкиев Казанның Беломор урамындагы 115нче мәктәптә сайлаучылар белән очрашырга тиеш иде. "Азатлык" радиосы аның белән элемтәгә кергәндә, ул рөхсәт ителгән бу очрашуның кире кагылу ихтималына борчыла иде.

Гади эшкәмәр Зәкиевнең эш вазыйфаларын кулланып, башка урыннарда зур чаралар оештыру мөмкинлеге юк. Назмәткә өйдән-өйгә йөреп, кешеләр белән күзгә-күз сөйләшергә генә кала.

Бу Фәрит Зәкиевнең сайлауларда беренче тапкыр катнашуы. Ул үгетләү кампаниясен үз акчасына алып бара. Радио-телевидение, газетларда түләүле материаллар урнаштырырга аның финанс мөмкинлеге юк. Аның програмы белән шәһәр газетының бер санында назмәтләр өчен бушлай бирелә торган биттә 9х12 см зурлыктагы бер сәхифәдә генә танышып була.

Фәрит Зәкиевка сайлау кампаниясен алып барырга күбесенчә дуслары һәм танышлары ярдәм итә. Мәсәлән, ул үткәргән очрашуларга намзәт өчен үгетләү, аның програмын аңлату өчен Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары дә килә.

Зәкиевнең төп көндәше - “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле һәм “Водоканал” оешмасы башлыгы Андрей Егоров. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу намзәткә Казанның Авиатөзелеш районы хакимияте аеруча теләктәшлек күрсәтә. Аның хөрмәтенә хакимият вәкилләре белән очрашу дигән булып, сайлаучылар белән теләсә нинди оешмада, бинада чаралар үткәрелә, дигән мәгълүмат та бар.

Казандагы җирле сайлауларда Фәрит Зәкиевтан кала милли хәрәкәт белән бәйле башка назмәтләр катнашмый. Бер мандатлы бүлгеләрдәге йөздән артык кандидат һәм рәсми теркәлгән 4 фирка исемлеге белән баручы 100ләп намзәт арасында татарлар бик күп.

Әмма алар арасында сайлаучылар күңелен яулар өчен миллилеккә басым ясаучылар юк диярлек.
XS
SM
MD
LG