Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский һәм Лебедевка карата мәхкамә тикшерүе тәмам


Мәскәүнең Хамовнический мәхкамәсендә Михаил Ходорковскийга һәм Платон Лебедевка карата икенче җинаять эше турында мәхкамә тикшерүе тәмамланды.

Азатлык радиосы хәбәр итүенчә, мәхкамәдә тыңлаулар 14 октябрьдә башланачак.

ЮКОСның финанс җинаятьләрендә гаепләнгән элекке җитәкчеләре 8 еллык төрмә җәзасын тутырып килә.

Алар хәзер 350 миллион тонна нефть урлауда һәм җинаять белән үзләштерелгән милекне канунлаштыруда гаепләнә.

Ходорковский бу гаепләүләрне үзенең иреккә чыгуына юл куймау сәясәте белән аңлата.
XS
SM
MD
LG