Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босниядә сайлау алдыннан тынлык


Якшәмбе көнне Босниядә үтәчәк сайлау алдыннан бүген сәяси фиркаләр һәм намзәтләр сайлауалды эшчәнлеген туктатты. Илнең халыкара вәкиле Валентин Инзко халыкны тавыш биргәндә милли мәсьәләләрне түгел, ә көндәлек тормышка караган – мәгариф, эш урыннары һәм социаль сәясәт кебек мәсьәләләрне күз алдында тотарга чакырды.

1992-1995 елларда канлы сугыш кичергән Босния-Һерцоговина мөселманнары, хорватлар һәм серблар якшәмбе көнне өч яклы президент һәм үзәк парламентны сайлаячак.

Белгечләр сайлау нәтиҗәләре илнең нинди тизлектә Европа Берлеге һәм НАТОга таба барачагын фаразларга ярдәм итәчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG