Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петр I һәйкәлен күчерү Мәскәүгә миллиард сумга төшәчәк


Мәскәү елгасындагы Петр I һәйкәлен күчерү шәһәр хакимиятләренә бер миллиард сумга төшәчәк, диде башкала думасының үсеш һәм төзелеш комиссиясе рәисе Михаил Москвин-Тарханов. Депутат мондый карарны Мәскәү халкы белән киңәшләшмичә кабул итү дөрес түгел, дип саный.

Бүген Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Ресин һәйкәлне башка урынга күчерергә тәкъдим итте.

“Архнадзор” исемле иҗтимагый хәрәкәт координаторы Наталья Самовер сүзләренә караганда, Мәскәүнең һәйкәлне күчерүгә кадәр ашыгыч хәл итәсе проблемалары җитәрлек, алар арасында җимерелә барган тарихи биналар.

Русия хәрби диңгез көчләренең 300 еллыгына багышланган һәйкәл 1997 елда куелды. Аны Зураб Цератели иҗат иткән.

Петр I һәйкәле дөньяда иң биек һәйкәлләрнең берсе санала. Аның биеклеге 100 метр.
XS
SM
MD
LG