Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда агулы матдәләр Дунай култыгына эләккән


Маҗарстанның алюминий җитештерү ширкәтендәге каза нәтиҗәсендә таралаган агулы матдәләр Дунайның төп елга юлыннан ун чакрымда урнашкан Мошони-Дунай кушылдыгының бер култыгына эләккән.

Элегрәк агулы матдәләрнең Европаның башка илләренә таралуыннан куркып, Еврокомиссиянең экологик проблемнар өчен җаваплы вәкиле Янез Поточник агулы матдәләр Дунайга агып чыкмасын өчен бар мөмкинлекләрне күрергә чакырган иде.

Маҗарстанның тирә-юньне саклау министры Золтан Иллеш экологик казадан арыну өчен бер ел вакыт кирәк булуы мөмкин дип белдерә.

Дүшәмбе Маҗарстанның Колонтар шәһәре янындагы заводта зур мичкә тишелеп, алюминий мәгъдәнен эшкәртү сулары җиде авылга агып чыкты. Казада дүрт кеше һәлак булды, дистәләрчә кешенең тәннәре пеште.

Хәзер бу җирләрне чистарту бара.
XS
SM
MD
LG