Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Владикавказда террор һөҗүме оештыручылар тотылды


Русия Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников Дәүләт террорга каршы комитет утырышында Владикавказ базарындагы террор һөҗүмен оештыручыларның ачыклануын белдерде.

Аның әйтүенчә, оештыручыларның өчесе кулга алынган, тоткарлаганда кораллы каршылык күрсәткән икесе үтерелгән.

9 сентябрьдә Владикавказ базары янында интихарчы бомбалы машина шартлатып 19 кешене үтергән, 200-дән артык кешене яралаган иде.
XS
SM
MD
LG