Accessibility links

Кайнар хәбәр

Greenpeace: Маҗарстандагы экологик каза Русиядә дә булырга мөмкин


Greenpeace оешмасының Русия бүлеге Маҗарстандагы экологик казага охшаш хәл Русиядә дә булырга мөмкин дип кисәтә.

Оешма белдерүенчә, Русиядә 26 меңләп һидротехник саклагыч бар һәм аларның бары тик 30 проценты гына куркынычсыз дип танылган.

Русиядәге Greenpeace вәкиле Ивана Блокова язгы ташкын саклагычларны җимереп агулы калдыкларны агызырга мөмкин дип кисәтте.

Узган атна башында Маҗарстан балчык ширкәтендә алюминий мәгъдәнен эшкәртү калдыклары тупланган саклагыч дивары җимерелеп агулы матдәдән сигез кеше һәлак булды, йөздән артык кеше җәрәхәтләнде.
XS
SM
MD
LG