Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миасста рок-фестивальгә һөҗүм иткән тагын бер кеше кулга алынды


Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәре мәхкамәсе рок-фестиваль вакытында сугышуда катнашкан тагын бер кешене кулга алу карары чыгарды.

Беркайда да эшләмәүче 28 яшьлек Андрей Курдюков тәртип бозуда гаепләнә.

29 августта Миасс шәһәрендәге “Торнадо” рок-фестивале урынына берничә дистә яшь кеше бәреп кереп тамашачыларны һәм милиционерларны кыйнады.

Нәтиҗәдә 19 кеше ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итте.

Бу хәлгә бәйле кулга алынган өч кеше тәртип бозуда һәм хакимият вәкилләренә каршы куллануда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG