Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда милиция тоткарлаган кешенең үлеме тикшерелә


Петербурда милиция азаплавына түзә алмаган булырга мөмкин кешенең үлеменә бәйле җинаять эше ачылды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 28 яшьлек ул кешене 1 октябрьдә милиция бүлегенә милек җинаятьләренә каршы көрәш бүлеге алып килгән булган һәм тоткарланучыдан алдау юлы белән акча үзләштерүен тануны таләп итеп каты кыйнаганнар.

Кыйнаудан каты яраланган ул кеше 10 октябрьдә хастаханәдә һәлак булган.
XS
SM
MD
LG