Франция Икътисад министры Кристин Лагард пенсия системасы реформына каршы озак вакыттан бирле дәвам иткән каршылык чараларының ил икътисадына һәр көн саен 200-400 миллион евро зыян китерүен белдерде.
Франция икътисад министры бүген радиога биргән әңгәмәсендә дөнья хәбәрләрендә протестчыларның полиция хезмәткәрләре белән каршылыкка керүен күрсәткән күренешләрнең дә ил имиджына начар тәэсир итүенә басым ясады.
Эш ташлап урам җыеннарында катнашучылар тулы пенсия яшен 65тан 67гә кадәр арттыруга каршы чыга.
Президент Николя Саркози исә Франциянең бюджет дефицитын киметү һәм тышкы бурычларын түләү өчен кирәкле булган бу реформадан баш тартмаячагын белдерде.
Франциядә инде атнадан артык дәвам иткән каршылыклар аркасында илдәге ягулык станцияләренең күп өлеше бензинсыз калды.