Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитида ваба чиреннән үлгәннәр саны 250-гә җитте


Һаитида ваба чиреннән үлгәннәр саны 250 кешегә җитте. Бу чир белән илдә 3 меңнән артык кешенең авыруы хәбәр ителә.

Илнең төньяк һәм үзәк районнарыннан таралган чир хәзер башкала Порт-о-Пренста да очрый башлаган. Табиплар чирнең бар шәһәргә таралу куркынычы турында кисәтә.

Гыйнавар аенда булган көчле зилзиләдән соң йортсыз калган меңнәрчә кеше башкалага килеп сыенган иде. Аларның күбесе әле дә чатырларда, бик начар шартларда яши.
XS
SM
MD
LG