Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербиянең әгъзалык таләбе Европа Берлеге шурасында карала


Люксембургта очрашкан Европа Берлеге Тышкы эшләр министрлары Сербиянең Берлеккә әгъзалыгын яклап әзерләнгән мөрәҗәгатьне комиссиягә тапшырырга карар бирде.

Сербия Европа Берлеге тәкъдиме буенча Косово белән сөйләшүләрне башлаганнан соң, Сербиянең Берлеккә әгъзалык процессы яңадан башланган иде.

27 әгъзадан торган Берлекнең 26сы Сербиянең әгъзалыгын яклый. Һолландия гына әгъзалык алдыннан Белградка сугыш җинаятендә гаепләнгән Ратко Младич һәм Горан Һаҗичнең кулга алынуы өчен басымны арттырырга чакыра.

Шулай ук Берлек Белград хөкүмәтен элекке Югославия Халыкара җәза мәхкәмәсе белән хезмәттәшлек итүе өчен басым ясый.

Моннан соң ЕБ шурасы бу ил хакында тәфсилле хисап әзерләячәк. Әгәр шура бу хисапны хупласа, Сербиягә иң иртә дигәндә 2011 елның ноябрь аенда әгъзалыкка намзәт ил статусы биреләчәк.
XS
SM
MD
LG