Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Бушәһр атом станциясе янәдән эшли башлады


26 октябрьдән башлап Иран Бушәһр атом реакторына ягулык сала башлады. Вакытлыча кичектерүдән соң Русия төзегән атом станциясе әкренләп эшли башлады. Бу хакта Иран дәүләт агентлыгы хәбәр итә.

Иран хөкүмәте 1000 мегаватт куәткә ия булган реакторның 2011 ел башыннан башлап энергия җитештерә башлаячагын белдерә. Корылма рәсми рәвештә август аенда ук ачылса да, энергия реакторы Иран санакларына глобаль вирус тәэсир итү сәбәпле эшен туктап калган иде.

Иранның көньягында урнашкан Бушәһр атом станциясенә нигез 30 ел элек салынса да, проект озак елларга сузылды. Корылма быел Русия белгечләре катнашында тәмамланган иде.
XS
SM
MD
LG