Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция радиосы интернетка күчте


Швеция радиосында 1967 елдан бирле рус телендә чыгып килгән тапшыру кыска дулкыннардан бетерелеп интернетта гына калды.

Илнең чит телләрдә сөйләүче радионың беренче тапшырулары 1938 елда АКШта яшәүче шведлар өчен чыга башлаган. Җитмеш елдан артык радио 11 телдә тапшырулар чыгарды. Салкын сугыш чорында программалар рус телендә дә тапшырыла башлады.

Быелдан Швеция радиосы идарәсе чит телләрдәге тапшыруларны урта һәм кыска дулкыннарда бирүне туктатып бары тик интернетта калдыру карарын кабул итте.
XS
SM
MD
LG