Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Әфганстанда НАТОга ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә


Русия Әфганстандагы НАТО көчләренә күбрәк ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ләкин Русия ягы ярдәмнәрнең кайсы өлкәдә булачагын белдермәде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүгә рәсми сәфәр белән килгән НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен белән очрашты. Очрашу вакытында Лавров Русиянең Әфганстан белән хезмәттәшлекне ныгытачагын белдергән.

Расмуссен Мәскәүгә сәфәре вакытында шулай ук президент Дмитрий Медведев белән дә очрашты. Медведев очрашудан соң ясаган чыгышында Русия белән НАТО арасындагы мөнәcәбәтләрнең нәтиҗәлерәк була башлавын әйтте.

Расмуссенның Мәскәү сәфәре НАТОның бу ай Лиссабонда узачак саммитка әзерлек вакытына туры килде. Русия президенты Медведев 20 ноябрьдә Португалиядәге НАТО җитәкчеләре саммитында катнашачак.
XS
SM
MD
LG