Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә янартауның ут чәчүе нәтиҗәсендә 58 кеше үлде


Индонезиянең Мерапи янартавы яңадан ут чәчә башлавы нәтиҗәсендә 58 кеше һәлак булды. France-Presse хәбәр агентлыгы Җава утравында табигый афәтләрдән үлгәннәр санының 100дән артык булуын белдерде. Дистәләгән кеше афәттән зур зыян күрде.

Янартау 26 октябрьдә янәдән ут чәчә башлаган иде. Бу вакытта янартауның көлендә 38 кеше янып үлде. Элеккеләргә караганда янар тауның бу юлы көчле ут чәчүен, утның 8 мең метрга кадәр күтәрелүе белдерелә. Көчле көл болыты сәбәпле кайбер төбәкләр белән элемтә үзелгән.

70дән артык кеше яраланган соңгы вакыйгадән соң янартау тирәсендәге 100 меңләп кеше башка урынга күчерелде.
XS
SM
MD
LG