Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом программасы сөйләшүләрен Төркиядә уздырырга тәкъдим итә


Иран “иң якын арада” дөнья илләре белән үз атом программасы турында сөйләшүләрне яңадан торгызырга әзер. Бу хакта Иран тышкы эшләр министры Манучер Моттаки Тәһранда узган матбугат очрашуында әйтте. Шулай ук министр әлеге сөйләшүләрне Төркиядә үткәрү рөхсәтен сорап “төрек дусларына” мөрәҗәгать итүен белдерде.

Моттаки сөйләшүләрнең урыны, вакыты һәм көн тәртибенә куелачак мәсьәләләр хакындагы нечкәлекләрнең әле тикшерелүен әйтте.

Элегрәк БМО иминлек шурасының биш вәкиле һәм Германия әлеге сөйләшүләрне 15-17 ноябрь көнне Венада үткәрергә тәкъдим иткән иде. Тәһран моны уңай кабул итүен әйтте, әмма рәсми төстә раслау булмады.
XS
SM
MD
LG