Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗандагы сайлауда Илһам Алиев партиясе алда бара


Азәрбайҗанда якшәмбе көн узган гомум сайлауда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев фиркасе - Яңа Азәрбайҗан партиясе (YAP) җиңде.

Яңа Азәрбайҗан партиясе 125 урынлы парламентта 70 урын, ягъни күпчелекне алды. Сайлауда уртак исемлектә ярышкан Мусават һәм Азәрбайҗан халык фронты партияләре парламентка намзәтләрен урнаштыра алмады. Калган урыннарга исә бәйсез намзәтләр сайланды.

Оппозиция гадел сәяси көрәш өчен шартлар булдырылмавын белдереп, сайлауда хәрәмләшүләр булуын әйтте.

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Азәрбайҗан хөкүмәтен журналистларны эзәрлекләүдә гаепли.

Әлеге чарага Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасыннан 300гә якын күзәтүче килде.

Сайлау барышын һәм нәтиҗәләрен күзәтеп барган Халыкара күзәтүчеләр, "Азәрбайҗанда демократия юнәлешендә бер нинди алгарыш булмады", дип белдерде.

Азәрбайҗан парламентындагы 125 урынга 23 партиядән 700дән артык намзәт көрәште.

Сайлауда катнашу өчен биш миллион кеше теркәлгән. Сайлауда аларның 50% катнашты.
XS
SM
MD
LG