АКШ президенты Барак Обама Гыйрактагы сәяси җитәкчелекнең вәкаләтләрне бүлешү килешүен ил тарихындагы мөһим вакыйга дип атады.
20-лек төркеме саммиты узган Сеул шәһәрендә чыгыш ясап Обама Гыйрак хөкүмәте “тулы, вәкаләтле булыр һәм илнең барлык катламнарын да чагылдырыр", - диде.
Гыйрак президенты итеп яңа мөддәткә сайланган көрд җитәкчесе Җәләл Талабани пәнҗешәмбе парламенттагы чыгышында хәзерге премьер-министр, шыгый Нури әл-Мәликигә яңа хөкүмәт төзергә кушты.
Сөнни Усама әл-Нәҗифи парламент рәисе урынын алды.
Парламент сайлавыннан соң сигез ай үткәч өстенрәк җитәкче ачыкланмау сәбәпле сәясәтчеләр вәкләтләрне бүлешү турында килеште.