БМО Һаитида таралган ваба чиренә каршы көрәшү өчен 164 миллионлап доллар җыярга чакыра.
БМОның Һуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсе матбугат вәкиле Элизабет Бирс әйтүенчә, бу акча өстәмә табиблар, медицина хезмәткәрләре төркемнәренә һәм суларны чистартуга тотылачак.
Соңгы саннарга караганда, ваба чиреннән Һаитида 720-дән артык кеше һәлак булган, 11 меңнән артык кеше авырган.
Белгечләр фикеренчә, вәзгыять тиз арада гына яхшырмаячак.